«Китап алсаң кулыңа – нур сибелер юлыңа»: әдәби кичә (12+)

23 ноябрь көнне 13 нче санлы китапханәдә узган әдәби кичәдә катнашучылар Татарстан язучыларының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышты. Әдәби күзәтү өчен «Татар язучылары» презентациясе тәкъдим ителде. 
Балалар татар һәм рус телләрендә Гүзәл Яхина, Зифа Кадырова, Айгөл Әхмәтгалиеваларның әсәрләреннән өзекләрне укыды, тыңлады. Әсәрләрнең төп темалары – Ватанга, гаиләгә мәхәббәт.

Шамил Идиатуллинның «Брежнев шәһәре» әсәре белән танышу аеруча зур кызыксыну уятты. Кичәдә һәр катнашучы үз фикерен белдерде, чөнки китапның һәр битендә алар үзләре өчен таныш урыннарны – парклар, урамнар, үзләре укыган мәктәпләр һәм хәтта йортларны тапты. Яшьтәшләре, төп герой Артурның кылган гамәлләре, уй-фикерләре аларга да якын. 
Кичә азагында өлкән сыйныф укучыларын китапханәче әзерләгән «Казан утлары», «Мәйдан» журналларына күзәтү көтте. Алар яшь проза, шигърият сөючеләрнең иҗаты белән танышты. 

Поделиться: